Тексты некоторых песен из репертуаля ансамбля
“Җымытым”
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Гөлйөзем.
Ай нурлары диеп белдем,
Ул икән синең йөзең.
Кушымта:
Җымытым, җымытым,
Җымытым, җымытым,
Исемнәре Гөлйөзем.
Сандугачым икәнсең лә,
Җитәр көзләр, китәрсең.
Җаныкаем, сөям, диеп,
Җанымны эретәсең.
Тешләремә керәсең лә,
Хушларымны аласың.
Бир кулыңны, сүзем әйтәм
Дигәндә югаласың.
Кушымта:
Җымытым, җымытым,
Җымытым, җымытым,
Хушларымны аласың.
Ындыр артында биш милчә,
Әйләнәдер җил иссә.
Син җаныйны көтә-көтә,
Күзләремне җил кисә.
Кушымта:
Җымытым, җымытым,
Җымытым, җымытым,
Әйләнәдер җил иссә.
Җәйләрне җәйләдең инде,
Ак күлмәк киеп кенә.
Минеке булсаң әйтер идем
Багалмам диеп кенә.
Кушымта:
Җымытым, җымытым,
Җымытым, җымытым.
Багалмам диеп кенә.
Әйдә дуслар җырлап алыйк,
Килмәс микән көебез.
Ник килмәс икән көебез,
Бертугандай үзебез.
Кушымта:
Җымытым, җымытым,
Җымытым, җымытым,
Җырлыйбыз да, биибез.
“Олы юлның тузаны”
Олы юлның тузанын ла
Үзем күрдем тузганын;
Белми калдым, сизми калдым
Яшь гомеремнең узганын.
Олы юлның тузанында
Калды минем эзләрем;
Кайда икән яшьлегем, дип
Шул юлларны эзләдем.
Олы юлның тузанында
Югалттым эзләремне;
Их, кайтарып алыр идем
Узган гомерләремне.
“Бәйрәм бүген!”
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бөр мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!
Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;
Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын:
Ислемай сөрткән икән дөнья! Дидем: бәйрәм бүген!
Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән:
Күңле нечкәргән! Дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:
Сөйләшәләр үзара: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
“Атлар чаба”
Атлар кая алып бара —
Чамалыйбыз, беләбез.
Ә хәзергә кара яллы
Туры атта җиләбез —
Тояклары чакма чага,
Чакма булмый чаткысыз.
Без бүген якты дөньяга
Җилеп йөрер чагыбыз.
Кушымта:
Көмеш яллы атлар алда,
Тояклары ак карда.
Безнең дә атланасы бар
Буран яллы атларга.
Көзге алтын яфраклардан
Ясарбыз әле бизәк.
Без әлегә җилдерәбез,
Алтыннарга кул изәп —
Тояклардан очкын оча,
Әйләнә йолдызларга.
Йолдыз сибеп калдырабыз
Безгә гашыйк кызларга.
Кушымта:
Көмеш яллы атлар алда,
Тояклары ак карда.
Безнең дә атланасы бар
Буран яллы атларга.
Алтын яллы атлар чаба,
Алтын яфраклы юллардан.
Безгә таба бәхет килә,
Без барасы юлларда.
“Сандугач көе”
Сандугачны тотсаң иде
Талга тезелгән чакта;
Сөйгәнеңне күрсәң иде
Җаның өзелгән чакта.
Кушымта:
Сары сандугач тотаем,
Телен ничек отаем;
Бергә үстек, бергә йөрдек,
Шуны ничек онтаем.
Сары сандугач баласын
Кулларымда сайратам;
Күрер күзгә чибәр түгел,
Әллә нигә яратам.
Кушымта:
Сары сандугач буласын
Сарылы күлмәген кигәч;
Дошман сүзенә карама,
Үзеңнең күңлең сөйгәч.
Сандугачлар сайрашалар
Юл буенда усакта;
Соңрак кирәк булырбыз,
Әле "усал" булсак та.
Кушымта:
Сары сандугач буласын
Тотсам да, үтермәс идем;
Җаныем белән бер кич кунсам,
Үлсәм дә, үкенмәс идем.
“Сөлге чигәм”
Сөлге чигәм асыл җепләр белән.
Йөрәк хисен салып бу җырга.
Насыйп булса иде бу бүләгем
Мәйданнарда җиңгән батырга.
Ефәк җепләр белән сөлге чиктем,
Уртасында чәчәк-гөл генә.
Җиңеп алсаң, егет, бу бүләкне,
Вәгъдә бирәм сиңа мәңгегә.
“Акчарлаклар”
Ак болытлар, зәңгәр дулкын...
Акчарлаклар... Акчарлаклар...
Тын Иделдән зәңгәр күккә
Ап-ак хәбәр илтә алар.
Каршы торып давылларга,
Алар канат ныгыталар,
Чайкалышып дулкыннар да,
Куәт ала акчарлаклар.
Ак болытка, чал дулкынга
Тиеп ала ак канатлар.
Киң Иделнең иркенлеген
Яклый алар, саклый алар.
Кара болыт... Ярсу дулкын...
Акчаларлар... Акчарлаклар...
Чал Иделгә яшеннәрдән,
Утлы хәбәр илтә алар.
Давыл булып, өерелеп,
Болытларны куа алар...
Ап-аяз күк... Тып-тын Идел...
Акчарлаклар... Акчарлаклар...
“Болгар – Казан”
Горур акташлы кирмәннән
Үткәннәрне күзәтәм:
Вакыт барын да көйли шул,
Яраларны төзәтәм...
Юллар булып калка уйлар -
Тарих хәтере тирән:
Казан каласына юллар
Болгар иленнән килгән...
Кушымта:
Болгар - Казан арасында
Чал тарих ята!
Мәңгелек хәтер сыман
Зур шәһәр калка!
Бабаларның рухын саклый
Изге Болгар даласы,
Бүгенгедән үткәннәргә
Барасы да, барасы...
Ул юлларда күпме җиңү,
Дан, шөһрәт, көрәш хата...
Шул юлларны урап бүген
Үткәннәр кире кайта.
Кушымта:
Болгар - Казан арасында
Чал тарих ята!
Мәңгелек хәтер сыман
Зур шәһәр калка!
“Шәһри Болгар”
Шәһри Болгар! Синең манаралар
Идел көзгесендә чагыла.
Идел суы шушы төштән башлап,
Минем тарих булып агыла.
Мәгърүр Идел! Синең дулкыннарың
Нигә шулай җырлап чайкала?..
Мәңгелеккә сине гашыйк иткән
Изге Болгар дигән чал кала.
Кушымта:
Шәһри Болгар,
Шәһри Болгар!
Барлык кораб, сиңа карап,
Әләм болгар -
Сәлам юллар,
Изге Шәһри Болгар!
Ил-җирләргә Бөек ефәк юлы
Аралашу ямен өйрәткән.
Колмак батып, ташлар калыкса да,
Дуслык уты сүнмәс йөрәктә.
Кушымта:
Шәһри Болгар,
Шәһри Болгар!
Барлык кораб, сиңа карап,
Әләм болгар -
Сәлам юллар,
Изге Шәһри Болгар!